news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстандагы “Туган тел” каналы бәйрәм итә

“Туган тел” татар-башкорт телевидение каналы Уфада былтыр яз эшли башлаган иде

(Уфа, 20 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада узган ел гына эшли башлаган “Туган тел” татар-башкорт телевидение каналы оештырылуга 1 ел тулды. Шушы уңайдан яңа телевидение җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре тамашачыларга зур бәйрәм оештыра. Бүген Уфа Шәһәр мәдәният сараенда телевидениеның 1 еллыгына искиткеч матур тамаша тәкъдим ителә. Анда күренекле татар һәм башкорт сәнгать осталары Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Ризван Хәкимов, Азалия һәм Урал Рәшитовлар, Илмир Газизуллин, Марат Шәйбәков, Фәдис Ганиев, Әнвәр Нургалиев һәм башка бик күпләр катнаша. Алар яңа җырларын да, элекке хитларын да башкарачак бу бәйрәм кичәсендә.
“Туган тел” татар-башкорт телевидение каналы Уфада былтыр яз эшли башлаган иде. Татар егетләре Рамил Ганиев белән Флүр Зөбәеров нигез салган яңа музыкаль күңел ачу телеканалы татар һәм башкорт халыкларының музыка-җыр мирасын саклап калуны максат итеп куя.
Тәүлек әйләнәсенә эшләүче каналда татар һәм башкорт җырларын үз эченә алган “Иң шәп ун җыр”, “Музыкаль фишка” кебек тапшырулар күрсәтелә. Каналда шулай ук шоу-бизнес яңалыклары, башкаручыларның яңа альбомнары һәм үткәреләчәк чаралар турында хәбәрләр бирелә. Киләчәктә туры эфирда сәхнә йолдызлары белән очрашулар да оештырылачак. Балалар программалары, телесериаллар, төрле уеннар үткәрүче программалар, ток-шоу – боларның барысын да “Туган тел” каналы аша күреп булачак, дип ышандыра аны оештыручы булдыклы җитәкчеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot