news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Зәки Вәлиди көннәре бара

Хәтер чаралары аның тууына 120 ел тулуга багышлана

(Уфа, 16 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда танылган галим һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтзәки Вәлиди көннәре кысаларындагы чаралар башланып китте. Хәтер чаралары аның тууына 120 ел тулуга багышлана.
Зәки Вәлиди көннәре дүшәмбе көнне башланып китте һәм тантаналар иртәгә тәмамлана. Әлеге көннәрне зурлап үткәрү турында президент Рөстәм Хәмитовның махсус күрсәтмәсе дә булган иде. Шуңа күрә аңа хөкүмәттән финанслар да бүленгән.
Зәки Вәлидине искә алу тантаналарына “ТЮРКСОЙ” халыкара оешмасы вәкилләре дә килде. Аңа оешманың баш директоры Дүсән Касеинов җитәкчелек итә. Вәкиллектә шулай ук Төркиянең эшкуарлары да, мәдәният әһелләре дә бар. Дүшәмбе көнне кунаклар, Башкортстан рәсми затлары һәм башкорт милли оешмалары җитәкчеләре озатуында, Ишембай шәһәрендә һәм районында булды. Әхмәтзәки Вәлиди музеенда булу, аның якташлары белән очрашулар һәм хәтер кичәсе оештырылды анда.
Ә төп чаралар кичә Уфада үтте. Көндез кунаклар Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәгә килде. Анда күренекле галимнең китапларыннан төзелгән күргәзмәне карагач, бәйрәмдә катнашучылар бина диварына Әхмәтзәки Вәлиди хөрмәтенә истәлек тактасы урнаштыру тантанасын манзара кылды һәм чыгышлар ясады. Ә кичен башкаладагы “Конгресс-холл” бинасында, Әхмәтзәки Вәлидинең тууына 120 ел тулу уңаеннан, тантаналы кичә башланып китте. Анда Төркиядән килгән кунаклар белән бергә, Башкортстан галимнәре, милләт зыялылары да катнашты. Төркиядән килгән кунакларга һәм Башкортстанның берничә галименә анда Әхмәтзәки Вәлиди медале тапшырылды.
Төркиядән бу бәйрәмгә Зәки Вәлидинең кызы белән улы да чакырылган булган. Әмма аларның алдан билгеләнгән башка гыйльми җыеннарда катнашасы булгач, Уфага килә алмаганнар, дип аңлатты Башкортстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре. Уфада үткән тантаналы кичәдә галимнәрнең Зәки Вәлиди хакындагы чыгышлары да, сәнгать осталарының мәдәни программасы да бай булды.
Зәки Вәлиди көннәре кысаларындагы очрашулар бүген дә дәвам итә. Көндез Уфаның истәлекле урыннары һәм музейлары белән танышканнан соң, бәйрәмдә катнашучылар өчен кичен Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында “Әхмәтзәки Вәлиди Туган” исемле спектакль күрсәтеләчәк.
Берничә ел элек башкорт галимнәре Зәки Вәлиди фондын оештырып, акча туплый башлаган иде. Алар бу башлангыч Зәки Вәлидинең исемен мәңгеләштерү юнәлешендәге эшләргә ярдәм итәчәк дип белдерде. Бу фондка тарих галиме Марат Колшәрипов җитәкчелек итә.
2008 ел азагында Уфаның Фрунзе урамы Зәки Вәлиди исемендәге урам дип үзгәртелгән иде. Шулай ук Уфадагы милли китапханәгә дә туксанынчы елларда Зәки Вәлиди исеме бирелде. Танылган галимнең исемен мәңгеләштерү өчен, республикада башка чаралар да тормышка ашырыла. Былтыр аның “Башкорт тарихы” исемле китабы Уфада рус телендә басылып чыкты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100