news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Яшьләр көнен бәйрәм иттеләр

Бөрҗән районында республика яшьләренең фестивале өч көн дәвам итте. Анда республиканың төрле төбәкләреннән килгән яшьләр дә катнашты

(Уфа, 28 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда бу арада яшьләр көне бәйрәменә багышланган бихисап чаралар оештырылды. Шуларның берсе – иң зурысы атна азагында Бөрҗән районында үтте.
Бөрҗән районында республика яшьләренең фестивале өч көн дәвам итте. Анда республиканың төрле төбәкләреннән килгән яшьләр дә катнашты. Бәйрәмне күрергә һәм анда катнашучыларны котларга республика җитәкчеләре Мортаза Рәхимов белән Раил Сарбаев та барды. Мортаза Рәхимов яшь гаиләләргә - җәмгысе 12 гаиләгә, ярдәм йөзеннән, йорт салу өчен, сертификатлар да тапшырды.
Уфада да бу көннәрдә яшьләр көне уңаеннан төрле мәдәни һәм спорт чаралары оештырылды. Уфа шәһәре хакимиятендә яшь гаиләләргә һәм яшь талантларга ярдәм итү юлларын тикшергән киңәшмә булып үтте. Аның ахырында журналистлар белән сөйләшүдә Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов яшьләргә ярдәм итү юллары хакында аерым мәгълүматлар да бирде. “Яшьләргә бүген ярдәм итү ул иртәгәсе көнгә капитал салу”, - ди Сынтимер Баязитов.
Яшьләр көне уңаеннан Уфада шимбә һәм якшәмбе көннәре ачык һавада концертлар, башка төрле тамашалар оештырылды. Уфаның Кашкадан ял итү бакчасында исә төрле спорт бәйгеләре һәм уеннары үткәрелде. Әлбәттә инде, күп яшь-җилкенчәк бу көннәрдә елга һәм күл буйларында ял итте. Бу арада Башкортстанда эсселек урыны-урыны белән 36-37 дәрәҗәгә җитә. Су буйларында йә күләгәдә генә котылып була торган мондый көннәрне кемдер озакка китте бу эсселек дип зарланса, икенче берәүләр җәй кыска, үтәр дә китәр, рәхәтләнеп ял итеп калыйк дип хушлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100