news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда узган ял көннәрендә Сабантуйлар үтте

Башкортстанда узган ял көннәрендә Сабантуйлар үтте

(Уфа, 14 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда милли бәйрәмебез – Сабантуйлар дәвам итә. Узган ял көннәрендә – 11-12 июнь көннәрендә халкыбызның иң яраткан һәм көтеп алган гүзәл бәйрәме республиканың тагын утызга якын районында һәм өч шәһәрендә үтте.

Татар районнарыннан Балтач, Борай, Тәтешле, Чакмагыш, Дүртөйле, Илеш, Яңавыл, Ярмәкәй, Благовар, Кушнаренко кебек төбәкләрдә аеруча колачлы һәм тантаналы оештырылды Сабан туе. Аларга республиканың күп кенә рәсми шәхесләре дә кунакка барды.

Быел да Сабан туйларында, гадәттәгечә, хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү, төрле спорт бәйгеләре, мәдәни программалар зур урын биләде. Һәр район һәм авыл бу бәйрәмне кемузардан ярышып әзерләде һәм матур үткәрде.

Сабантуйлар Башкортстан районнарында һәм шәһәрләрендә оештырылса, Уфада 12 июнь көнне шулай ук зур бәйрәм чаралары тантана итте. Бу көнне, һәр елдагыча, Уфа шәһәре көненә багышланган бихисап күңелле мәдәни чаралар оештырылды башкала мәйданнарында һәм мәдәният сарайларында.

Шулай итеп Башкортстанда быелгы Сабан туйлары бу атна азагында тәмамланды. Хәзер инде күңелләребез киләсе елның шушы мизгелен көтеп торачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100