news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда макулатура акчасына балалар өчен фильм төшерелгән

Фильм «Россия мәктәпләрендә кинодәресләр» Бөтенроссия проекты кысаларында төшерелгән.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе елның язында экраннарга «Батыр» дип аталучы балалар фильмы чыгачак. Әлеге фильм укучыларның макулатура җыйган акчасына төшерелгән.

«Картинаның премьерасы Уфада һәм Архангельск районында узачак», – дип хәбәр итә «Башинформ».

Фильм беренче мәхәббәткә һәм быел шул төбәктә дулаган урман янгыннарына багышланган. Нигездә фильмда кастинг аша узган үзешчән актерлар катнаша.

Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгы җитәкчесе Айбулат Хаҗин сүзләренчә, «Батыр» фильмы региондагы барлык мәктәпләрдә күрсәтеләчәк һәм белем бирү планына кертеләчәк.

Заказ бирүче Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгы. Фильмны әзерләү өчен 2 миллионнан артык акча җыелган булган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100