news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда коронавируска бәйле яңа чикләүләр кертүне бер атнага кичектерделәр

Республика Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Башкортстан Хөкүмәте коронавирус инфекциясенә бәйле яңа чикләүләр кертүне тагын бер атнага кичектерде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Оператив штаб утырышында без 5 июльдә кертелергә тиешле чикләүләрне тагын бер атнага кичектерү турында карар кабул иттек», - диде республика Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән очрашуда.

Баштарак күздә тотылганча, дүшәмбедән, ягъни 5 июльдән җәмәгать туклануы биналары, матурлык салоннары һәм спорт учреждениеләре хезмәтләреннән бары тик коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан (шул исәптән бары тик беренче компонент белән генә), ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе яки вакцинация үтүнең тискәре йогынтысы булуы турында белешмәгә ия гражданнар гына файдалана алырга тиеш иде.

Моннан тыш, әлеге таләп шифаханәләрдә ял итүчеләргә, студентлар тулай торагына урнашучыларга, шулай ук шәһәрара автобуслар һәм «Орлан» шәһәр яны поезды пассажирларына да кагылыр дип көтелде.

Хәзер исә әлеге чикләүләр 12 июльдә генә үз көченә керәчәк.

Шул ук вакытта, «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, җәмәгать туклануы биналары һәм спорт объектларына вакцинация үтү турында сертификаттан яки ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсеннән башка гына килүне чикләү 29 июньдә гамәлгә керәчәк дип фаразланган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100