news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Халыкара музейлар көне бәйрәм ителде

Башкортстанда Халыкара музейлар көне бәйрәм ителде

(Уфа, 21 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда, Халыкара музейлар көне уңаеннан, байтак мәдәни чаралар оештырылды. Уфадагы һәм башка шәһәрләрдәге, районнардагы музейларда шушы көнгә туры китереп, шактый гына яңа күргәзмәләр эшли башлады.

Мисал өчен, Уфаның иң үзәгендәге Гоголь урамында урнашкан күренекле татар һәм башкорт язучысы Мәҗит Гафуриның йорт-музеенда берничә татар һәм башкорт язучысының тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмә эшли башлады. Анда иң күп тарихи ядкарьләр атаклы татар язучысы Сәйфи Кудашныкы. Музейның директоры Фәнис Янышев сүзләренчә, ул әйберләрне, китапларны, төрле документларны, шәхси куллану кирәк-яракларын Сәйфи Кудашның кызы – Сөенбикә ханым тапшырган. Мәгълүм булуынча, шушы йортның бер өлешендә Сәйфи Кудашның да гаиләсе яшәгән.

Уфадагы икенче яңа күргәзмә Башкортстанның төп музее – Милли музейда ачылды. 143 еллык тарихы булган бу музейда республика биләмәләрендә яшәгән халыкларның тормыш-көнкүрешен яктыртучы бик колачлы күргәзмә эшли. Аны ачу тантанасы барышында республика музейлары һәм мәктәпләр музейлары бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү чарасы да үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot