news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Фольклориадага багышланган милли киемнәр флешмобы игълан ителде

Фольклориада 3 июльдә башлана.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Бөтендөнья Фольклориадасына багышланган милли костюмнар флешмобын игълан итте.

Масштаблы фестиваль 3 июльдә башлана, республикага дөньяның берничә дистәдән артык иленнән кунаклар киләчәк, дип яза «Башинформ»

«Без бу Фольклориаданы бик озак көттек һәм әзерләндек. Коронавируска бәйле борчылуларны аңлыйм. Әмма республикадагы санитар-эпидемиологик вазгыять бу бәйрәмне уздырырга мөмкинлек бирә. Минемчә, Фольклориаданың Башкортстанда узуы — дөнья күләмендәге иң матур мәдәни вакыйга. Мондый катлаулы чорда ул безгә борчулардан арынырга ярдәм итәчәк һәм планетадагы барлык кешеләрнең дә тынычлыкта, дус-тату булып яшәргә теләвен күрсәтәчәк», — дип белдерде төбәк Башлыгы. 

«Милли костюм — ул безне ата-бабаларыбыз һәм тарихыбыз белән тоташтырган мөһим күпер. Үзегезнең милли кием фотоларын, видеоларын һәм рәсемнәрен социаль челтәрләрдә урнаштырыгыз. Тарихыбыз, төрле булсак та бергә булуыбыз белән горурланыйк», — дип өстәде Радий Хәбиров.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100