Башкортстанда дастан герое Йәнбикә сурәтен ясауга бәйге игълан ителгән
Бәйге башкорт халкының тарихын барларга, шулай ук хатын-кыз дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк, дип саный оештыручылар.
(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Башкортстанда танылган “Урал Батыр” дастанындагы Йәнбикә образын сурәтләүгә бәйге игълан ителгән. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.
Әлеге иҗади бәйге башкорт халкының тарихын барларга, шулай ук хатын-кыз дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк, дип саный оештыручылар.
“Урал Батыр” башкорт дастаны нигезендә матди булмаган тарихи мәдәни объектларга игътибарны юнәлтәсебез килә, дип сөйләгән матбугат конференциясендә журналистларга Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Гәүһәр Батталова.