news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда дәүләт һәм туган телләрне саклау һәм үстерүгә грантлар булдырылды

Бүген Рөстәм Хәмитов Башкортстан республикасы башлыгы грантлары булдыру Указына кул куйды.

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов дәүләт һәм республика халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән грантлар булдыру турындагы Указны имзалады. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Документ дәүләт һәм республика халыклары телләрен саклау, пропагандалау һәм үстерү максатыннан имзаланган.

2018 елның 1 гыйнвардагы Указ нигезендә, республика башлыгы мәдәният, мәгариф, фән, массакүләм мәгълүмат чаралары, спорт, яшьләр сәясәте, иҗтимагый оешмаларга Башкортстанда дәүләт һәм республика халыклары, шулай ук чит төбәкләрдә башкорт телләрен саклау һәм үстерүгә ярдәм итүгә һәр елны 50 млн күләмендә Башкортстан республикасы башлыгы грантлары булдырылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot