Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан юлында ике татарстанлы юл фаҗигасендә һәлак булган
“Урал” М-5 трассасында Баулы районыннан ВАЗ 21074 белән “FUSO Canter” маңгайга маңгай бәрелешкән.
(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). Юл-транспорт фаҗигасендә ике кеше үлгән, берәү зыян күргән. Өчесе дә Баулы районыннан. Кичә Башкортстанда “Урал” М-5 трассасының 1374нче километрында юл-транспорт һәлакате булган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.
Иртәнге сәгать 5 тулып киткәч Баулы районының Татар Кандызы авылыннан “ВАЗ” җиденче модельле автомобиль йөртүчесе, Уфадан Самара ягы юнәлешендә барганда, идарәне югалтып, каршы як хәрәкәт юлына чыга һәм “FUSO Canter” автомобиле белән маңгайга маңгай бәрелешә.
Нәтиҗәдә, “ВАЗ” пассажирлары һәлак булган, йөртүчесе җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз