Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан язучысы А.Баймөхәммәтов татар телен яшәтүгә үзеннән ничек өлеш кертүен әйтте
Үз китапларымны төрле телләрдә чыгарып, республикалар буйлап очрашуларга йөрүем - туган телләрне саклауга өлеш кертүем, ди язучы.
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Сания Әхмәтҗанова). Үз китапларымны төрле телләрдә чыгарып, республикалар буйлап очрашуларга йөрүем - туган телләрне саклауга өлеш кертүем, ди Башкортстан язучысы, Россия Федерациясе Язучылар берлеге әгъзасы Айгиз Баймөхәммәтов. 12 -14 апрельдә, Бурятиядә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Вежевич чакыруы буенча, Айгиз чираттагы очрашуда Улан-Удэ шәһәрендә булган. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.
А.Баймөхәммәтовның әйтүенчә, китапларын төрле телләргә тәрҗемә иттереп, халык белән очрашуларга чыгуының асылында бер максат - туган телләрне саклау, үстерүне пропагандалау һәм моңа үз өлешен кертү. Айгиз үз китабын татарчага тәрҗемә иттерүенең максатын да: "Ызандаш республикада яшәүче татар дусларымның туган телен саклауга үземннән азмы-күпме өлеш кертү", дип аңлатты.
Бурятиягә сәфәренә килгәндә, ул иң башта Улан-Удэның 7нче төзәтү колониясендә тоткын хатын-кызлар белән очрашуда булган. Учреждение вәкилләре, башкорт язучысының килүен белгәч, тоткыннар белән күрешеп-сөйләшүен сорап, аңа үзләре мөрәҗәгать иткән. "Ник дигәндә, "Ташлама, әнкәй" китабым нәкъ менә ата-ана тәрбиясеннән, тигез гаилә җылысыннан мәхрүм балалар турында", дип уртаклашты ул.
“Объектның режимлы булуына (нигездә анда авыр җинаятьләр өчен утыралар) карамастан, очрашу җылы узды. Хатын-кызлар сораулар бирделәр, минем китаплар буенча хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Мин аларга тизрәк азат булуларын һәм башка мондый вазгыятьтә калмауларын, ә тулы гаиләләрдә яшәүләрен теләдем”, - дип сөйләде Айгиз Баймөхәммәтов.

Бурятиянең Хоца Намсараев исемендәге академия театры 2017 елда яшь язучының “Ташлама, әнкәй!” повесте буенча “Аба эжын ургынууд” спектакле премьерасын тәкъдим иткән. Кич театрда “Аба эжын ургынууд” спектакле күрсәтелгән.
Бурятиянең Кяхты һәм Кабан районнарында ятим балалар йортында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары белән очрашулар оештырылган.

"Күңелемә уелып калган мизгелләрнең берсе - балалар йортында Ринат исемле татар малаеның, миннән бер адым да калмыйча, артымнан йөрүе булды. Ринатның әтисе -рус, әнисе татар булган. Гаиләләрендә фаҗига чыгып, малайны балалар йортына биргәннәр. Туганын көткәндәй, минем килүемне бик зарыгып көткән Ринат", дип сөйләде Айгиз.
Төрмәдә язучыга авыр җинаять кылган бер ханымны күрсәткән булганнар, ә аның улы балалар йортында тәрбияләнә икән. Ике газиз җанның, ике якта каерылып, шундый шартларда гомер кичүе мине бик тетрәндерде, диде ул.
Тагын 2 һөнәри техникум укучылары Айгиз Баймөхәммәтов белән очраша алмый калуларына үкенеч белдергән, көзгә кабат килүен сорап калганнар. "Мине болай да бурят булып бетәсең, дип орышалар Башкортстанда. Монда өченче тапкыр килдем инде, дип шаяртты яшь язучы.
"Татар-информ" башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның 130 мең тапкыр укылган китабының татарча да чыгуын, Казанда да укучылар белән очрашу уздырылачагын хәбәр иткән иде. Минем китапларымны төрле телләргә тәрҗемә иттереп, халык белән очрашуларга чыгуымның асылында бер максат - туган телләрне саклау, үстерүне пропагандалау һәм моңа үз өлешемне кертү, дип йомгаклады яшь язучы.

Айгиз Баймөхәммәтов – Россия язучылар берлеге әгъзасы, «Ҡалдырма, әсәй!» («Не оставляй, мама!») китабы өчен Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты, казах әдәбиятына керткән өлеше өчен Михаил Шолохов исемендәге Халыкара медаль иясе. Аның “Калдырма, әнкәй” әсәре буенча Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында “Хыялга каршы” спектакле куелды. Шул ук әсәр Бурят дәүләт академия театрында да сәхнәләштерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз