news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан вәкиллеге Оренбургка мәдәният көннәренә китте

Башкортстан вәкиллеге Оренбургка мәдәният көннәренә китте

(Уфа, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстаннан зур гына вәкиллек бүген Оренбургка сәфәргә китте. Алдагы көннәрдә Оренбург өлкәсендә Башкортстан мәдәнияте көннәре үтәчәк. Башкортстан вәкиллеге шул көннәр кысаларында оештырылачак күп чараларда катнашачак. Башкортстан вәкиллегенә БР Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы, Башкортстан “Китап” нәшрияты, республика Милли китапханәсе вәкилләре, шулай ук танылган сәнгать осталары керде.

Узган елда Башкортстан Республикасы күрше төбәге Оренбург өлкәсендә үзенең даими вәкилчелеген ачкан иде. Шуннан соң ике арадагы икътисадый хезмәттәшлек кенә түгел, ә милли-мәдәни багланышлар да икенче сулыш алды. Әле Оренбургта үтәчәк Башкортстан мәдәнияте көннәре дә шул вәкилчелек башлангычы белән оештырыла. Мәдәният көннәре кысаларында Башкортстаннан барган кунаклар катнашлыгында бихисап чаралар үткәрү каралган. Күрше өлкәнең мәдәният өчен җаваплы җитәкчеләре белән очрашып сөйләшүләр алып бару мөһим урынны алып тора. Шулай ук Оренбург өлкәсендәге башкортлар һәм татарларның милли-мәдәни оешмаларында, “Кәрвансарай” исемле газетада үтәчәк очрашулар, Башкортстаннан алып барган китаплар күргәзмәсен күрсәтү һәм яңа китаплар сәүдәсен оештыру да әлеге сәфәр программасында каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100