news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Башкортстан татарлары корылтаена әзерлек тикшерелде

Башкортстан татарлары корылтаена әзерлек тикшерелде

(Уфа, 14 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфада Башкортстан Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге идарәсенең чираттагы утырышы булып үтте. Аның көн тәртибенә Башкортстан татарлары корылтаена әзерлек барышын тикшерү мәсьәләләре кертелгән иде. Элек тә хәбәр ителгәнчә, бу мөһим корылтай 22 июньдә Уфада үтәчәк һәм анда 800 тирәсе кеше катнашачак.

Корылтайга әзерлек дәрәҗәсе хакында тәфсилле чыгышны Башкортстан Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин ясады. Аның сүзләренчә, әлегә корылтай үткәрү өчен рәсми хакимиятләргә язылган хатка язма рәвештә бернинди дә җавап алынмаган. Башкортстан президенты исеменә тагын да бер хат язылган.

Мәҗит Хуҗин шулай ук Башкортстан татарлары корылтае алдыннан берничә бәйсез газета, шул исәптән Башкортстан татарлары проблемаларын киң яктырткан «Халык ихтыяры» газетасының да ике саны чыгачагын белдерде. Утырышта катнашкан кайбер милли оешмалар вәкилләре үзләренең дә бу газетага язмалар әзерләве хакында әйтте. Мисал өчен, Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллин үзенең Башкортстанда татар мәгарифе проблемаларына багышланган язмалар сериясен әзерләп басмага тапшыруы хакында белдерде.

Утырышта корылтайга әзерлек мәсьәләләре буенча башка оештыру эшләре хакында да җентекле фикер алышу булды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100