news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Башкортстан татарлары” берлеге рәсми теркәлү үтте

Уфада, БР Теркәү пулатында шушы хактагы документ тапшырылды

(Уфа, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы татар җәмәгатьчелек оешмаларының “Башкортстан татарлары” дигән уртак берлеге рәсми теркәлү үтте. Уфада, БР Теркәү пулатында шушы хактагы документ тапшырылды.
Әле 2004 елда ук Башкортстанда 16 татар оешмасын берләштергән Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге төзелгән иде. Әмма республикадагы элекке җитәкчелек дәверендәге сәяси шартларда алар берләшеп нәтиҗәле эшчәнлек алып бара алмады. Ул берлек рәсми теркәлү дә үтә алмады, рөхсәт булмады. Хәзер исә хәлләр уңайга үзгәргәч, татар оешмалары да уртак максатта җимешле эшләргә теләвен белдерә.
“Башкортстан татарлары” берлегенә Башкортстан Татар конгрессы, БР Татар иҗтимагый үзәге, БР Татар милли-мәдәни мохтарияте, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм башка татар оешмалары керә. “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кифая Фазлетдинова “Башкортстан татарлары” берлеге төзелүен хуплавын әйтә. Аның фикеренчә, яңа берлеккә моңа кадәр элекке хакимиятләр кубызына биегән кайбер татар оешмаларының да керүе уңай күренеш.
Иң үзенчәлеклесе шул - әлеге берлеккә, элекке елларда гомум татар хәрәкәтеннән читтә торган Бөтенроссия “Ватаным” коммерцияле булмаган хезмәттәшлек оешмасының Башкортстандагы бүлеге дә керде. Әлеге оешма җитәкчесе Раил Әсәдуллин сүзләренчә, хәзер республикага яңа җитәкчеләр килде һәм, алар белән хезмәттәшлек итү өчен, барлык татар оешмалары бер юнәлештә, тату эшләргә тиеш.
Әлеге берлекне төзүнең сәбәпләре хакында сөйләп, аның рәисе Рамил Бигнов “безгә таркаулыкны һәм үзара тарткалашуларны да туктату мөһим”, дип белдерде.
“Беркемгә дә сер түгел, соңгы елларда республиканың рәсми хакимиятләре тарафыннан кайбер милләтләрнең шул исәптән татарларның да милли-мәдәни мәнфәгатьләрен аңламау һәм аларны хәл итәргә тырышмау сәясәте алып барылды, - ди Рамил Бигнов. – Шушы хәл хәтта төрле татар милли оешмаларының үзләре арасында да фикер аерымлыкларына китерде. Без бер төптән җигелеп эшләргә тиеш булсак та, хакимиятләр безне үз ягына тартырга һәм бер-беребез белән чәкәштерергә тырышты. Хәзер исә республикада җитәкчелек алмашынды һәм без үз эшчәнлегебезне өр-яңа биттән башларга телибез. Без татар милли оешмаларының электән дә берләшү омтылышлары булуын күреп тордык, аның эчендә булдык”. “Башкортстан татарлары” берлеге шулай итеп рәсми теркәлү үтте. Хәзер районнарда һәм шәһәрләрдә аның бүлекләрен ачу эше башланачак.
Рамил Бигнов әлеге берлекнең Бөтендөнья Татар конгрессы белән дә, Татарстандагы башка милли оешмалар белән дә хезмәттәшлек итәргә әзер булуын да белдерә. “Без Россия татарлары исеменнән оештырылучы күмәк чараларда да катнашырга, милләт мәнфәгатендә тәгаен эшләр башкарырга телибез”, ди Рамил Бигнов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100