Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстан талиплары Казанга сәяхәткә киттеләр
Башкортстан талиплары Казанга сәяхәткә киттеләр
(Уфа, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин).Башкортстаннан тагын бер зур гына төркем талиплар һәм укытучылар Казанга сәяхәткә китте. 1000 еллык тарихи юбилеен бәйрәм иткән рухи мәркәзебезгә бу юлы Кушнаренко районы үзәгендәге педагогия көллияте талиплары юлга чыкты. Аларның зур күпчелеген көллиятенең татар теле һәм әдәбияты факульетында белем алучы татар егетләре һәм кызлары тәшкил итә. Әлеге күңелле сәфәрне Башкортстандагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кифая Фазлетдинова оештырды.
Өч көнлек сәфәр барышында вәкиллек өчен бай мәдәни программа каралган. Казанга барышлый кичә Башкортстан талиплары башта Чаллыда тукталыш ясап, шәһәрнең матур урыннарын карады һәм, 33 нче санлы урта мәктәптә булып, андагы укыту һәм тәрбия бирүнең алдынгы алымнары белән танышты. Аннан соң “Тәүбә” мәчетендә булып дога кылдылар, истәлеккә фотога төштеләр.
Чаллыдан соң Кушнаренко көллияте талиплары юл өстендә изге Болгар җирләрендә дә тукталыш ясады һәм, андагы тарихи ядкәрләрне карап, борынгы бабаларыбызны искә төшерделәр. Күпчелек сәяхәтчеләрнең биредә тәүге тапкыр гына булуы, шуңа күрә дә Шәһри Болгарыбыз туфрагына аяк басу аларның күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Алдагы көннәрдә Башкортстан сәяхәтчеләре чын Ауропа шәһәренә әйләнгән Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары белән танышачак, яңа төзелешләрне караячак, татар зиратында, Кол Шәриф мәчетендә һәм башка бик күп урыннарда булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз