news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан президентлыгына дәгъвачыларны барлыйлар

Башкортстан президентын кичә Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия президенты хакимияте башлыгы Сергей Нарышкин кабул итте

(Уфа, 13 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовны кичә Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия президенты хакимияте башлыгы Сергей Нарышкин кабул итте. Сөйләшү барышында Башкортстанда Мортаза Рәхимовны алмаштырачак дәгвачылар хакында да фикер алышу булырга мөмкин, ди бәйсез сәясәт белгечләре.
Соңгы көннәрдә Башкортстанда Мортаза Рәхимов тиздән вазыйфасыннан китәчәк, дигән фаразлар еш ишетелде. Шул ук вакытта Россия киңкүләм мәгълүмат чараларында Башкортстан хакимиятләренә, аерым алганда, Мортаза Рәхимовка һәм аның улы Урал Рәхимовка кискен гаепләр ташлаган язмалар һәм тапшырулар ташкыны көчәйде. Шул арада, узган атнада, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай Урал Рәхимовны депутатлыктан чыгарды. Бу эш Урал Рәхимовның үзенең гаризасы белән эшләнде, дип әйтелде рәсми хәбәрләрдә.
Урал Рәхимов соңгы бер елда, чит илдә яшәү сәбәпле, парламент утырышларында катнашмады. Аңа кадәр дә ике ел чамасы аның Уфадагы бер хастаханәдә даими яшәп саулыгын ныгытуы хакында бар җәмәгатьчелеккә билгеле иде. Ул чакта да Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай утырышларында сирәк кенә күренде ул. Бәйсез аналитиклар әйтүенчә, Урал Рәхимов депутатлыктан китәргә гаризаны үзе язмаган, ә аңа шулай киңәш иткәннәр. Моның сәбәбе шунда, ди алар, Башкортстаннан элекке сенатор, өч ел инде Мәскәүдә төрмәдә утыручы Игорь Изместьев Урал Рәхимовны гаепләп бик күп мәгълүматлар бирә. “Әгәр бу эш җентекле тикшерелсә, Урал Рәхимовны да мәхкәмәгә тартырга мөмкиннәр, - ди Башкортстан Берләшкән оппозициясе башлыгы Рамил Бигнов. - Ә бу исә шунда ук Башкортстан Дәүләт Җыелышына да кара тап төшерәчәк. Шул хәлне булдырмас өчен, депутатлар президент улын үз сафларыннан тизрәк чыгарырга булган”.
Моңа кадәр соңгы унбиш ел чамасы Башкортстан ягулык-энергетика тармагына караган ширкәтләрне үз кулында тоткан, ә вазыйфасыннан тәмам киткәнче, соңгы ике елда, рәсми рәвештә, “Башнефть” ширкәтенең генераль директоры вазыйфаларын башкарган Урал Рәхимов хәзер республикада үз йогынтысын югалтты, дип белдерә икътисад белгечләре. Башкортстанның ягулык-энергетика тармагына караган ширкәтләрне Русиянең “Система” холдингы сатып алган иде. Ә инде яңа хуҗалар Урал Рәхимов белән хезмәт килешүен озайтмады.
Башкортстандагы хәлләргә соңгы көннәрдә Мәскәү телевидение каналлары һәм интернет сәхифәләре күбрәк игътибар бирә башлады. Нигездә, республикадагы кире күренешләр яктыртыла аларда. Кичә Рен-тв каналындагы “Справедливость” программасында да Башкортстандагы башбаштаклыклар хакында фикерләр яңгырады.
Бәйсез сәясәт белгечләре раславынча, кичә Мәскәүдә Сергей Нарышкин белән булган очрашуда Мортаза Рәхимов үзенең вазыйфасыннан китүе хакында гариза язган булырга тиеш. “Башкортстанның алдагы президентлыгына исемлек билгеле инде һәм бу кешенең исеме якын арада ук бәян ителергә мөмкин. Ул кеше Мортаза Рәхимов командасыннан булмаска да мөмкин”, - дип белдерә Уфадагы танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин.
Мортаза Рәхимов Башкортстанга 20 ел җитәкчелек итә инде. 77нче яше белән барган М. Рәхимов Россиядә иң карт төбәк башлыгы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100