news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан матбугатында яңа җитәкче

Әле вакытлыча җитәкче итеп тәгаенләнгән Венера Хәкимова соңгы елларда Матбугат идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән иде

(Уфа, 12 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп Венера Хәкимова билгеләнде. Бу хакта БР президенты фәрманы дөнья күрде.
Икенче фәрманы белән Мортаза Рәхимов Башкортстан Хөкүмәте каршындагы матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе башлыгы вазыйфаларын соңгы бер елга якын башкарган Эдуард Юлдашевны эшеннән бушатты. Исегезгә төшерәбез, соңгы атналарда республика рәсми матбугаты даирәләрендә ыгы-зыгы, тарткалаш барлыкка килгән иде. Моңа Эдуард Юлдашевның БР Журналистлар берлеге рәисе, “Ватандаш” журналы баш мөхәррире Фәрит Әхмәдиевны вазыйфасыннан алуы төп сәбәпче булды.
Шул ук вакытта Ф. Әхмәдиев тарафдарлары да Э. Юлдашевка каршы булып, үз мөнәсәбәтләрен белдерде. Республиканың кайбер журналистлары аның өстеннән президент М. Рәхимовка хатлар да юллады. Фәрит Әхмәдиевны яклап берничә рәсми басма мөхәррирләре дә, Башкортстан “Китап” дәүләт нәшрияты директоры Зөфәр Тимербулатов та мөрәҗәгатькә кул куйган.
Үзләренең хатында алар Эдуард Юлдашевны тупаслыкта, тәрбиясезлектә һәм матбугат өлкәсендә наданлыкта гаепли. Эдуард Юлдашевны бу вазыйфага узган елның җәй башында тәгаенләгәннәр иде. Аңа кадәр ул Башкортстан Эчке эшләр министрлыгында эшләгән, полковник дәрәҗәсенә кадәр үскән. Матбугаттан шактый ерак өлкәдәге кешене шушы вазыйфага тәгаенләү баштан ук күп сораулар уяткан иде. Әмма тора-бара моңа да күнегелде. Һәм менә бер ел үтте дигәндә Эдуард Юлдашевның җитәкчелек ысуллары белән килешмәүчеләр үз дәгъваларын белдерде. Һәм бу дәгъваларга республика президенты да колак салды.
“Ватандаш” журналы мөхәррире Фәрит Әхмәдиев вазыйфасыннан алынып, аның урынына матбугат идарәсе башлыгының элекке урынбасары Фәнил Кодакаев тәгаенләнгән иде. Хәзер Эдуард Юлдашев үз вазыйфасыннан алынгач, Фәрит Әхмәдиев янә дә үз урынына кайтарылыр, дип көтелә. Ә Фәнил Кодакаев соңгы вакытта хезмәт иткән “Тамаша” журналына кире кайтарылыр кебек.
Әле вакытлыча җитәкче итеп тәгаенләнгән Венера Хәкимова соңгы елларда Матбугат идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot