news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан мөселманннары котлаулар кабул итә

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов республика мөселманнарын Ураза гаете белән котлады

(Уфа, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов республика мөселманнарын Ураза гаете белән котлады. Үз котлауларын шулай ук баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин да җиткерде.
Бүген Уфадагы мәчетләрдә һәм Диния нәзарәтендә, Рамазан ае тәмамлану уңаеннан, төрле чаралар уза. Мисал өчен, башкаладагы иң борынгы Җәмигъ мәчетендә Рамазан ае тәмамлануга багышлап, баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин үзенең вәгазьләрен сөйләде. Бу тантана Башкортстан телевидениесе аша туры эфирда күрсәтелде.
“Ихлас” мәчетендәге гыйбадәтләрне имам-хатыйп Мөхәммәт хәзрәт Галләмов белән Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин ачып җибәрде. Биредәге мөтәвәллият әгъзалары да үз вәгазьләре белән чыгыш ясый. Кичен монда шулай ук ифтар мәҗлесе дә оештырыла.
Рамазан ае тәмамлану уңаеннан, бәйрәм чаралары иртәгә дә һәммә мәчетләрдә һәм мәхәлләләрдә зурлап билгеләнәчәк. Шулай ук төрле мәдәният сарайларында, театрларда һәм филармониядә дә дини-мәдәни чаралар оештырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100