news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстан әдипләре Чиләбедә булып кайтты
Бу атна азагында Чиләбедә Башкортстан әдәбияты көннәре булып үтте
Скопировать ссылку
(Уфа, 12 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бу атна азагында Чиләбедә Башкортстан әдәбияты көннәре булып үтте. Аның кысаларында төрле очрашулар һәм кичәләр булды.
Соңгы елларда Башкортстан каләм әһелләре күрше Чиләбе өлкәсенә еш бара. Башкортлар белән татарлар күп яшәгән төбәктә укучылар белән очрашулар да, күргәзмәләр дә, китап сәүдәсе дә оештырыла.
Бу юлы да Башкортстан әдипләре байтак мәдәни чараларда катнашты. Әлеге төркемгә Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Кадим Аралбаев җитәкчелек итте. Аның сүзләренчә, сәфәр бик уңышлы һәм эчтәлекле үткән.
Язучылар белән бергә бу сәфәргә Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге дәүләт “Китап” нәшрияты вәкилләре дә барды. Алар үзләре белән бер йөк машинасы китаплар да алып киткән иде. “Китап” нәшрияты җитәкчесе Зөфәр Тимербулатов сүзләренчә, Чиләбегә әллә күпме рухи байлыклар алып барганнар. “Төрле китаплар бар иде безнең күчтәнәчләр арасында, әдәби китаплар да, тарихка кагылышлары да, Коръән китаплары да. Милләттәшләребез бик күп китаплар сатып алды һәм тагын да килүебезне сорадылар”, - ди Зөфәр Тимербулатов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot