2 июль көнне Барнаулда татарларның һәм башкортларның милли бәйрәме Сабантуй узачак. Ул язгы чәчү эшләре тәмамлануга багышлана. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.
Шәһәр хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, быел Алтай крае башкаласында Сабантуй 26 нчы тапкыр була.
«Программада – Алтай крае, Себернең башка төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасыннан иҗат коллективлары чыгышлары, халык уеннары, бәйгеләр, ярышлар, күргәзмәләр. Татар һәм башкорт кызлары «Мисс Сабантуй» бәйгесендә көчләрен сыный алачак, – дип сөйләделәр мэриядә.
Батырлар көрәше бәйрәмнең кульминациясе булачак.
Бәйрәм «Урман әкияте» паркында (Энтузиастлар ур., 12) узачак. 11.00 сәгатьтә башлана, диелә хәбәрдә.