news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобилизацияләнүчеләргә барлык төбәкләрдә дә түләүләрне бертигез бирергә тәкъдим ителде

Мобилизацияләнгән россиялеләргә бирелә торган түләүнең бердәм тәртибен билгеләргә кирәк. Матди ярдәм суммасы барлык төбәкләрдә дә бертигез булырга тиеш, дип белдерде «Гадел Россия – Дөреслек өчен» партиясе лидеры Сергей Миронов. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Дәүләт Думасы (фронтка) мобилизацияләнүчеләр өчен бердәм матди бүләкләү тәртибен билгеләсә – дөрес булыр мөгаен», – диде сәясәтче.

Ул искәрткәнчә, төбәк башлыклары мобилизацияләнүчеләр өчен түләүләр күләме турында карарны мөстәкыйль рәвештә кабул итә. Әйтик, Мәскәү ай саен 50 мең сум түләргә әзер, ә кайбер төбәкләр 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр билгеләргә ниятли. Миронов сүзләренчә, кайдадыр бу сумма 300 мең сумга җитәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100