Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балык Бистәсендә балалар бакчасында өйрәнү-күнекмә эвакуациясе үткәрелде
Балык Бистәсенең «Мишутка» балалар бакчасында куркынычсызлык айлыгы кысаларында хезмәткәрләрдә һәм балаларда янгын куркынычсызлыгы күнекмәләрен формалаштыру максатыннан өйрәнү-күнекмә эвакуациясе узды. Бу турыда «Авыл офыклары» сайтында хәбәр ителә.
Хәвеф төймәсе сигналы буенча балаларның балалар бакчасы территориясенә чыгу оператив оештырылды. Балалар бакчасы хезмәткәрләренең ачык күрсәтмәләре ярдәмендә барлык балалар һәм хезмәткәрләр исән-сау эвакуацияләнде. Тәрбиячеләр тарафыннан балалар исемлеге буенча тикшерү үткәрелде, аннан соң балалар бакчасы мөдиренә хәбәр ителде. Эвакуация вакытында персонал барлык гамәлләрне дөрес башкарды.
Профилактик эш балалар иминлегендә һәм аларның сәламәтлеген саклауда зур роль уйный. Янгынга кагылышлы өйрәнүләр, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бинадан куркынычсыз эвакуацияләү буенча уен ситуацияләрен модельләштерү ел дәвамында даими үткәрелә. Хәтта иң нәни балалар да курыкмый, үзләрен дисциплиналы, тәртипле, педагог әйткәннәрнең барысын да тиз башкара.
Мондый профилактик чаралар үткәрү гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү ихтималын киметергә ярдәм итә, персоналның белемен тиешле дәрәҗәдә саклый һәм балалар бакчасында булганда балаларның саклану дәрәҗәсен күтәрә, чөнки мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең төп бурычларыннан берсе – белем бирү процессында катнашучыларның иминлеген тәэмин итү.
Шуңа күрә баланы гадәттән тыш хәлдә сак булырга, курыкмаска, тыныч, ләкин шул ук вакытта тиз булырга өйрәтү мөһим. Әлбәттә инде, олылар янында булу, аларның нәрсә әйткәнен тыңлау һәм үтәү кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз