news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсе районы җитәкчелеге социаль инфраструктура объектларын тикшерде

Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рафаэль Исмәгыйлев, ветераннар советы рәисе Рафаэль Шәвәлиев, инвалидлар советы рәисе Райлә Дудко составындагы комиссия Балык Бистәсе районы буенча социаль инфраструктура һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге объектларын тикшерде.

«Авыл офыклары» сайтында хәбәр ителгәнчә, «Уңайлы мохит» проекты физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен зур ярдәм чыганагы. Делегация тарафыннан стандартларга туры килмәү, шулай ук Балык Бистәсе районы буенча объектларның битараф җитәкчеләренә кисәтүләр ясалды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100