news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачтан мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре белән кабат очрашу булды

Балтач район Советының утырышлар залында мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләреннән кергән мөрәҗәгатьләр буенча атна саен очрашулар уза. Бүгенге очрашуда мобилизацияләнгән гражданнарның хезмәт хаклары өчен бирелгән реквизитлардагы хаталарны төзәтү, психологлар ярдәме, шәһәрләрдә белем алучы балаларга юл йөрү карталары һәм гаиләләргә каралган ярдәм чаралары хакында сөйләшенде.

«Хезмәт» сайтында хәбәр ителгәнчә, Куныр авыл җирлегеннән мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләреннән күп мөрәҗәгатьләр керү сәбәпле, җирлек җитәкчесе очрашуда шәхсән катнашып, сорауларга җавап бирде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100