news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта Россия күләмендә рекордлы бәлеш пешерделәр

Балтачта Россия күләмендә рекордлы бәлеш пешерделәр
Алсу Нәҗипова

Балтачта Яшьләр көнендә бәлеш пешерү буенча Россия күләмендә рекорд куйдылар - 71 килограммлы борай бәлеше пешерделәр. Бу турыда «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

«Бәлеш пешерү өчен махсус мич чыгардык, чөнки бер метр диаметрлы табаны сыйдырыр өчен гади мич кенә туры килми. Табасы да шушы чара өчен махсус әзерләнде. Аның авырлыгы 58 килограмм. Бәлеш пешерер өчен кызуы җитсен дип мичкә өч тәүлек буе яктык», - диде пешерүчеләр.

Бәлеш эчлегенә 20 килограмм сөяксез ит, 5 килограмм суган, 34 килограмм борай, 5 килограмм сыер мае кулланылган. Камыры 10 килограмм онга басылган. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100