news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачның ЗАГС хезмәткәре республика бәйгесендә беренче урын алды

Балтачның ЗАГС хезмәткәре республика бәйгесендә беренче урын алды

Байлар Сабасында ЗАГС хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика бәйгесенең зона этабы үтте. Әлеге бәйгедә Балтач районының ЗАГС бүлеге хезмәткәре Люция Нигъмәтҗанова «Иң зәвыклы, эчтәлекле никахлашу» номинациясендә беренче урын яулады.

«Хезмәт» сайтында хәбәр ителгәнчә, биредә 8 районның ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре «Иң зәвыклы, эчтәлекле никахлашу», «Балага исем кушу», «Алтын юбилярларны котлау» тантаналарын үткәрү осталыклары буенча көч сынашты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100