news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачның Әтнә авылында 600дән артык сыерга исәпләнгән мегаферма төзергә җыеналар

Балтачның Әтнә авылында  600дән артык сыерга исәпләнгән мегаферма төзергә җыеналар

«Кама» хуҗалыгы ел дәвамында ферма, башка биналарны яңарту, төзекләндерү, яңаларын төзү буенча зур эш алып бара. Балтач районы Әтнә авылында да мегаферма төзергә планлаштыралар. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Әтнә авылында төзелә торган мегаферма сөт җитештерүне арттыруда зур терәк булыр, дип фикерлиләр.

Проектта каралган 640 савым сыерга исәпләнгән мегаферманың 320 урынлы бинасын һәм заманча савым залын кышка кадәр файдалануга тапшырырга исәплиләр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100