news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачтагы кайбер хуҗалыкларда кукуруз, бәрәңге орлыклары юк яки җитәрлек түгел

Кирәкле ашламаның яртысы да тупланмаган әле

 (Казан, 2 март, “Татар-информ”). Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин хуҗалык җитәкчеләренә төгәл бурычлар куйды. Ул язгы кыр эшләренә әзерлеккә бәйле.
Кайбер хуҗалыкларда быелгы яз өчен әле һаман кукуруз, бәрәнге орлыклары юк яки җитәрлек түгел. Җир эшкәртү, чәчү машиналары, тракторлар инде әзер булырга тиеш. Безнең җирләр өчен кирәкле ашламаныӊ яртысы да тупланмаган әле.

Бу эшләрдә сүлпәнлек күрсәткән хуҗалык җитәкчеләрен тәнкыйтләп, район башлыгы эшне уңай якка үзгәртү өчен тәкъдимнәр әйтте, ашыгыч чаралар күрүне таләп итте, дип белдерде районның “Хезмәт” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot