news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районының «Хезмәт» газетасы абунәчесенә 20 чеби бүләк иткәннәр

Балтач районының «Хезмәт» газетасы абунәчеләре арасында чираттагы бәйгене үткәргән. Алар «Хәкимҗанов» крестьян-фермерлык хуҗалыгы белән 20 чеби уйнаткан.

Шулай итеп, май һәм июнь айларында «Хезмәт» һәм Азьлане» газеталарына 6 айга почта бүлекчәләре аша язылган 38 кеше арасыннан җиңүчене ачыкладылар һәм ул Норма авылында яшәүче Камил Әхмәтханов булды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

«Сылу һәм Камил Әхмәтхановларны ихластан әлеге җиңүләре белән котлыйбыз», диелгән хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100