news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Балтач районында яшәүче чиккән намазлыкларны чит өлкәгә дә соратып алганнар

Балтач районының Куныр авылында яшәүче Гөлшат Шәрәфетдинова гади генә әйбердән дә матурлык, гүзәллек күрә, соклана белгән, шуларны нәфис җепләр белән тукымага күчерүче-чигү остасы ул. Бүгенге көндә Гөлшат ханым намазлыклар чигү белән мәшгуль. Һәрберсен сатып алып баралар. Берничә сөлге белән ике намазлыкны чит өлкәгә дә соратып алганнар.

«Клуб өчен чиккән 8 сөлге, 6 алъяпкыч, 8 яулык кына да күпме сәхнәнең бизәге булды», ди мәдәният хезмәткәрләрелар. Бу турыда «Хезмәт» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Гөлшат 40 елдан артык Куныр авылында шәфкать туташы булып эшләде. Шушы игелекле хезмәте белән генә дә күпме кешегә ярдәм иткән, рәхмәт ишеткән ул! Әле дә киңәш, ярдәм сорап килүчеләрне кире бормый.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100