news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районында милли гореф-гадәтләребезне яңартып, Әрәпә җыю оештырыла

Мәгълүм булганча, 6-7 июнь Балтач районында Сабантуйлар гөрләячәк. Аңарчы милли гореф-гадәтләребезне яңартып, Әрәпә җыю оештырыла, дип хәбәр итә «Хезмәт» газетасы.

Гармун-тальян моңнары, милли киемнәрдәге кызлар-егетләр Сабантуйга бүләкләр, йомырка җыячак, бала-чагага ил-көннең бәрәкәте, иминлеге өчен тәм-том өләшенәчәк.

28 май көнне 17.00 сәгатьтә Балтач бистәсендә әрәпә җыю булачак. Хөрмәтле бистә халкы, матур күренештән читтә калмыйк, әби-бабалардан калган традицияне хөрмәт итеп, Сабантуйга бүләкләр әзерләп куйыйк. Гореф-гадәтләребезне саклап яшәү бәрәкәтле киләчәккә юл ачар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot