news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районына яңа прокурор билгеләнде

Балтач районына яңа прокурор билгеләнде

Бүген Балтачта яңа прокурор – Илдар Гайнуллинны тәкъдим итү булды. Моңа кадәр Тәтеш районы прокуроры вазифасында эшләгән Илдар Гайнуллин 5 елга Балтач районы прокуроры вазифасына билгеләнде.

Безнең белешмә: Илдар Гомәр улы Гайнуллинн ТАССРның Буа районы Әхмәт авылында туган. Юрист белгечлеге буенча Мәскәү юридик институтын тәмамлаган (1991). Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе булып эшли. 2012 -2022 елларда Тәтеш районы прокуроры. Бу турыда «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Моңарчы район прокуроры булып эшләгән Айрат Низамиевка район башлыгы Рамил Нотфуллин тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерде, киләсе эш урынында уңышлар теләде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100