news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Балтач егетләре истәлегенә мемориаль такта ачылды

Балтач егетләре истәлегенә мемориаль такта ачылды
"Хезмәт"

Балтач районының «Ватан сугышчылары» паркында Абхазиядә тынычлык урнаштыруда катнашып батырларча һәлак булган Айрат Нәҗметдинов һәм Украинада барган хәрби операциядә батырларча гомере өзелгән Илдар Галиевка мемориаль такта ачылды. Бу турыда «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

«Яшь гомерләрен тынычлык өчен корбан иткән егетләрнең исемнәре мәңгегә йөрәк түрендә! Җаннары тыныч, урыннары оҗмахта булсын! Кыю йөрәкле, батыр егетләрне үстергән әти-әниләре алдында баш иябез!», – диелгән хәбәрдә.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100