Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балигъ булмаганнар эшләре белән шөгыльләнүче бүлекләр юбилейга әзерләнә
31 майда Россия эчке эшләр органнары системасында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә оешуга 75 ел тула
(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 31 майда Россия эчке эшләр органнары системасында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә оешуга 75 ел тула. Шушы юбилейга туры китереп 14-17 июнь көннәрендә Казанда ТР Эчке эшләр министрлыгы базасында Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе узачак. Әлеге масштаблы юбилей чарасы ил төбәкләре Эчке эшләр министрлыгы, Эчке эшләр идарәләренең балигъ булмаганнар эшләре буенча шөгыльләнүче бүлекчәләре, балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәкләренең 200 гә якын җитәкчесен үзенә җыячак. Киңәшмәдә РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевның да катнашуы көтелә. Бу хакта бүген журналистларга министрлыкта узган брифингта ТР Эчке эшләр министрлыгының участок милициясе һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру идарәсе җитәкчесе Лев Гершанов белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз