news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баласы булган хатын-кызларга түләнә торган өстәмә ял бирергә тәкъдим итәләр

Баласы булган хатын-кызларның түләнә торган өстәмә ял алырга яки уртача хезмәт хакын саклаган хәлдә тулы булмаган эш вакыты сорарга хакы бар, дип саный Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Александр Шершуков. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Хезмәт турындагы законнарга эшли торган хатын-кызларның хәлен җиңеләйтү өчен нинди тәкъдимнәр кертеп булыр иде дигәндә, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче хатын-кызлар өчен уртача хезмәт хакын саклаган хәлдә тулы булмаган эш вакыты яки түләнә торган өстәмә ялны мисал итеп китерергә мөмкин», - дип искәртте Шершуков «Яңа кешеләр» партиясенең хатын-кызлар мәнфәгатендә хезмәт турындагы законнарны камилләштерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышында.

Ул шулай ук балалар бакчалары һәм мәктәпләр эш режимының әниләрнең эш режимына туры килмәвенә дә игътибар юнәлтте. Шершуков фикеренчә, хезмәт турындагы законнарга мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар тәрбияләүче хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен эш вакытында уңайлы режим кертү ихтималын да карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100