news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Балаларга карата кырыс булмаган шәһәр” конкурсында Чаллы беренче “бишлек”тән чигенгән

“Россия - балаларга карата кырыслыкка каршы!” хәрәкәтенә хәзерге вакытта 41 меңгә якын кеше, 30дан артык компания, 88 төбәк һ.б. катнаша

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Россия - балаларга карата кырыслыкка каршы!” хәрәкәтенә хәзерге вакытта 49,2 меңгә якын кеше, 31компания, 146 милли-мәдәни оешма, 50дән күбрәк массакүләм мәгълүмат чарасы, 89 төбәк һәм шәһәр, 898 балалар учреждениесе кушылган.

Татарстан Республикасы да рәсми катнаша торган әлеге хәрәкәтнең калалар арасында игълан ителгән “Балалларга карата кырыс булмаган шәһәр” конкурсында узган атнада Дребент янә иң алга чыккан, аннан соң Волгоград һәм Нефтекамск, Бийск һәм Чаллы шәһәрләре килә иде, инде соңгы мәгълүматлар буенча, 2980 кушылучы һәм 1079 тавыш бирүче белән Краснодар беренче урында, аннары – Дербент, Нефтекамск, Волгоград, Бийск, дип хәбәр итә “Я – родитель” сайты.

Искәртеп үтәбез: бу конкурс Тормышта авыр хәлдә калган балаларга ярдәм фонды белән Россиянең кече һәм урта күләмле шәһәрләре ассоциациясе тарафыннан оештырылган. Конкурста исә, заявкалар карап тикшерелгәннән соң, Россия Федерациясенең 58 субъектыннан 182 шәһәре катнашырга лаек дип табылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100