news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар республика клиник хастаханәсе янында табиблар аллеясы барлыкка килде

Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә Медиклар аллеясы барлыкка килде. Аллеяда Татарстанның күренекле балалар табибларының алты бюсты урнаштырылган. Алар гомерләрен кечкенә пациентларны коткаруга багышлаган шәхесләр. Андыйлар арасында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Балалар республика клиник хастаханәсенең баш балалар реаниматологы Игорь Закиров та бар.

«Татар-информ»га Балалар республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аллеяның рәсми ачылышы бераз соңрак булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100