news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалар һәм өлкәннәрнең тимер юл янында саклык кагыйдәләрен үтәмәве фаҗигаләргә китерә

Тимерьюлчылар тагын бер кат тимер юлларның зур игътибар һәм саклык сорый торган хәтәр зона булуын искәртә

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Узган ел Горький тимер юлы Казан бүлеге территориясендә бәхетсезлек очрагына юлыгып 8 бала, быел- 2 бала зыян күргән. Тимер юлларда балалар травматизмы белән бәйле очраклар кимүгә карамастан, проблема актуаль булып кала бирә. Ул бигрәк тә укучыларның кышкы каникуллары алдыннан көн кадагындагы беренче мәсьәләгә әверелә.

Быел балигъ булмаганнар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларының берсе поезд килер алдыннан тимер юлга чыгу белән бәйле. Икенче очракта бала электр тогыннан зыян күргән. Балалар тимер юл янында үзләрен тоту кагыйдәләрен белгән булса, бу хәлләр булмый калган булыр иде.

Балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә тимер юл янында саклык кагыйдәләрен үтәмәве фаҗигаләргә китерә. Агымдагы елның 11 ае эчендә Горький тимер юлы Казан бүлеге территориясендә 90 кеше тән җәрәхәтләре алган (узган ел- 117 граждан). Шуның 57 очрагы бәлагә таручының үлеме белән тәмамланган. Бәлагә очраучыларның яртысыннан артыгы тимер юл аша рөхсәт ителмәгән урыннан чыкканда имгәнгән.

Тимер юл бүлекчәләре хезмәткәрләре юллар янындагы торак пунктларда саклык чаралары хакында даими аңлату эшләре алып бара. Бәхетсезлек очракларының быел кими төшүе билгеле бер уңай нәтиҗәләр күренә башлавы хакында сөйли. Тимерьюлчылар тагын бер кат тимер юлларның зур игътибар һәм саклык сорый торган хәтәр зона булуын искәртә.



news_right_1
news_right_2
news_bot