news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә хат язган

«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә балалар хатлар һәм рәсемнәр җибәргән. Аларның фотолары «Татар-информ» карамагына эләкте.

Рәсемнәрдә балалар хәрби техника – танклар һәм самолетларны сурәтләгән.

Моннан тыш, бер хатта баланың батальондагыларга мөрәҗәгате язылган. Анда ул сугышчыларга кешеләр һәм балалар тыныч яшәсен өчен үз-үзләрен корбан итәргә әзер булулары өчен рәхмәт белдерә. Шулай ук ул үзе дә үскәч танкист булырга теләвен әйтә.

Батальон сугышчыларына тагын бер хатны Татарстаннан бер гаилә язган. Хат авторы хәрби хезмәткәрләргә теләктәшлек сүзләре язган, үз-үзләрен сакларга кушкан.

«Сезнең өчен, барыгыз өчен дә дога кылам», – дип төгәлләгән автор үзенең хатын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100