^Бакый Урманче музеенда «Гүзәллек дөньясында» исемле күргәзмә ачыла
^Бакый Урманче музеенда «Гүзәллек дөньясында» исемле күргәзмә ачыла
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Иртәгә Казанның Бакый Урманче музеенда «Гүзәллек дөньясында» («В мире прекрасного») дип аталган күргәзмә ачыла.
Күргәзмәгә бер юнәлештә эш алып барган кул осталары Лиана Таһирова һәм Надежда Большуноваларның иҗади әсәрләре куелачак. Алар арасында бизәкләп эшләнгән декоратив стена тукымалары, чигелгән әйберләр һәм кулдан эшләнгән төрле-төрле курчаклар бар.
Быелгы ел Татарстанда Әдәбият һәм Сәнгать елы итеп игълан ителүне истә тотып, музей хезмәткәрләре мондый күргәзмәләрне системалы рәвештә үткәрергә уйлый.