news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бакудагы Каюм Насыйри институтында татар теле сөйләм клубының беренче очрашуы узды

1 ноябрьдә Каюм Насыйри институтының Бакудагы мәдәни-белем бирү үзәгендә татар теле сөйләм клубының беренче очрашуы узды. Ул «Бер фоторәсем тарихы» темасына багышланды. Бу хакта «Татар-информ»га үзәк җитәкчесе Эльмира Юсифли хәбәр итте.

Катнашучылар гаилә альбомнарыннан алып килгән фоторәсемнәр аша якыннары турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Кадерле кешеләрен искә алды, тормышларында эз калдырган вакыйгалар турында сөйләде. Тыңлаучылар да сурәтләрне кызыксынып карады, әңгәмәгә кушылды.

«Һәр фоторәсем артында үзенә бер тарих ачылды. Гаилә язмышлары аша Азәрбайҗандагы татарлар тормышының төрле сәхифәләре күз алдына килеп басты. Буыннан буынга тапшырылган истәлекләрнең уртак тарихыбызны саклауда никадәр әһәмиятле булуын тагын бер кат тойдык», – ди катнашучылар.

Сөйләм клубында күңелгә иң якын темалар – гаилә, нәсел тамырлары һәм хатирәләр турында татарча сөйләштек. Һәркем, ашыкмыйча, кирәкле сүзләрне табып, әңгәмәдәшләренең ярдәмен һәм хуплавын тоеп, үз тарихын бәян итә алды. Очрашу җылы һәм ихлас мохиттә үтте. Иске фоторәсемнәр бер-беребезне якыннанрак белергә, әңгәмә өчен яңа темалар табарга ярдәм итте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot