news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Байкалда туристлар утырган машина боз астына киткән

Байкалда туристлар утырган машина боз астына төшеп киткән.

Иркутск өлкәсе прокуратурасы хәбәр иткәнчә, фаҗига Охон утравында Хобой борыны районында булган. Барлыгы сигез турист булган, аларның берсе котылып кала алган, калганнарын эзлиләр.

Урынга Полхонск районы прокуроры, полиция хезмәткәрләре, коткаручылар һәм башка хезмәтләр чыккан. Җинаять эше кузгатылган, аның барышын прокуратура контрольдә тотачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot