news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Бәйрәм үтте, бүләкләр калды

Яшел Үзәндә аерым торак йортны яңа елга әзерләү буенча оештырылган конкурска нәтиҗә ясадылар

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Яшел Үзәндә аерым торак йортны яңа елга әзерләү буенча оештырылган конкурска нәтиҗә ясадылар, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Җиңүчеләрне райондагы предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнашында узган киңәшмә барышында район хакимияте башлыгы Сергей Батин әйтеп узды. Сайлап алу юлы белән иң яхшы бәйрәмчә бизәлгән йорт дип Осиново бистәсеннән Анастасия Архипованың өе табылды. Икенче урында - Олы Коргуза авылыннан Фидарис Шиһапов, өченчедә – Грузинский бистәсеннән Алексей Степанов йорты.
Барлык җиңүчеләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Сергей Батин мондый конкурсларның традициягә кертеләчәген ассызыклады.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100