Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Казанда “Мастерс” турнирында катнашырга мөмкин
Владимир Сальников, Бөтенроссия йөзү федерациясе җитәкчелегеннән тагын кем дә булса ярышларда катнашырга мөмкин, дип белдерде
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальниковның Казанда “Мастерс” турнирында катнашуы карала. Бу хакта дүрт тапкыр Олимпия чемпионы узе белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионаты “Мастерс” категориясендәге уеннар 5-16 августта 14 яшь категориясендә (25 яшьтән 100 яшькә кадәр) узачак.
“Мин стартка да чыгарга уйлап торам, әлбәттә, 1500 метр дистанциягә түгел. Бөтенроссия йөзү федерациясе җитәкчелегеннән миннән башка да катнашучылар булырга мөмкин”, - диде В.Сальников.
Оешма башлыгына майда 55 яшь тула. Ул, “Мастерс” категориясендәге турнирның популярлыгы арта, дип билгеләп үтте. “Кешеләр ярышларга үз акчаларына бара, һәр дистанця өчен түләп чыгыш ясыйлар. Бу җиңү һәм рекорд өчен генә түгел. Алар без профессиональ спортта югалткан идеаллар”, - дип аңлатма бирде ул.
“Бу турнирда “90+” категориясендә 2 тапкыр СССР чемпионы Ольга Кокорина чыгыш ясый.
“Мастерс” категориясендәге уеннар Спортны су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионаты кысаларында уза.
Фотосурәт russwimming.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз