news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен уздыру кысаларында Татарстанда 536 пар язылыша

Үрнәк 70 парга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшыру күздә тотыла

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Иртәгә 8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Татарстан әлеге бәйрәмне уңай демографик вазгыятьне саклаган хәлдә каршы ала. Соңгы 5 ел дәвамында татарстанлылар санының табигый үсеше күзәтелә: туучылар үлүчеләр саныннан өстенлектә. Соңгы ярты елда бала туу турында актлар, үлем актларына караганда, 2 мең 987гә күбрәк теркәлгән.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Министрлар Кабинетының ГХАТ (ЗАГС) идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева бәян итте. Ул китергән мәгълүматларга караганда, Татарстан халыкның табигый үсеше күрсәткече буенча Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Новосибирск, Свердловск, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләре арасында алдынгы урын били.

Татарстанлыларның уртача гомер озынлыгы да арта. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, былтыр республикада халыкның уртача гомер озынлыгы 1 елга артып, хәзерге вакытта 72,2 яшь тәшкил итә.

“Татарстан Республикасында яшь, шулай ук күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә, ана (гаилә) капиталы программасын тормышка ашыруга юнәлтелгән чаралар нәтиҗәсендә икенче, аннан соңгы балалар саны арта. Әле 2006 елда гына фани дөньяга беренче булып туган сабыйлар 59,5 процент, икенче, аннан соңгы балалар 40,5 процент тәшкил иткән булса, быел туган балаларның 42 шәр проценты – гаиләдә беренче һәм икенче бала, 12 проценты – өченче, 3,4 проценты – дүртенче һәм аннан соңгы бала”, - дип сөйләде Альбина Шәвәлиева.

Чыгыш ясаучы аерылышучылар санының кимүенә дә игътибар юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, соңгы ярты елда республикада 6267 аерылышу акты теркәлгән. Бу, узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырып караганда, 16 процентка азрак.

Әлеге күрсәткеч буенча да Татарстан Республикасы илнең башка төбәкләре арасында лидерлар рәтендә. Статистика мәгълүматлары буенча, республикада 1 мең язылышуга 653 аерылышу туры килә. Чагыштыру өчен: Түбән Новгород өлкәсендә соңгы сан 830ны, Свердловск өлкәсендә 733, Самара өлкәсендә 838не тәшкил итә.

ТР Министрлар Кабинетының ГХАТ (ЗАГС) идарәсе башлыгы фикеренчә, республикада мәхәбәттә һәм үзара хөрмәт белән яшәүче, берничә бала тәрбияләүче, традицион гаилә кыйммәтләрен саклаучы заманча гаиләләр санын тагын да арттыру өчен күбрәк көч кую зарур. Бу уңайдан ул Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен уздыруның илебез киләчәге өчен стратегик әһәмияткә ия булуын ассызыклады.

Әлеге бәйрәм кысаларында 8-11 июль көннәрендә Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә 536 пар язылыша (8 июль көнне – 74 теркәлү). Шулай ук республика халыкларының милли традицияләренә нигезләнгән туй йолалары, көмеш, алтын һәм бриллиант туйларын бәйрәм итүчеләрне хөрмәтләү, бала (гаилә) капиталы сертификатлары тапшыру тантаналары уздырыла.

Бу көнне республиканың кимендә 25 ел бергә гомер кичереп, медицина, фән һәм мәгариф, спорт, мәдәният һәм сәнгать һ.б. юнәлешләр үсешенә мөһим өлеш керткән 70 үрнәк парына зур хөрмәт күрсәтеләчәк. Аларга, традицион рәвештә, “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100