news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы Оренбург студентларын кабул итте

Бөтендөнья татар конгрессы Оренбург студентларын кабул итте

(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Кичә Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты унике кешедән торган Оренбург делегациясен кабул итте. Оренбург педагогика көллияте башлангыч милли белем факультетның 4-5 курс студентлары белән әңгәмәне БТК рәисенең беренче урынбасары Ринат Вәлиуллин корды.

Ринат Вәлиуллин сүзләренә караганда, студентларны борчыган төп мәсьәлә - Татарстан югары уку йортларында уку мәсьәләсе. Алар Оренбург һәм республикадагы уку-укыту системасы турында фикер алышып, охшаш яклары, шулай ук аерымлыклары хакында сөйләшкән.

Яшь белгечләр Казан дәүләт университетына да кергән. Татар филологиясе һәм тарихы факультеты укытучылары һәм галимнәре белән танышып, андагы белем бирү системасы белән танышкан. КДУ дан тыш, Казандагы истәлекле урыннар, төрле музейларга экскурсия оештырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100