news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген V чакырылыш Дәүләт Советының V утырышы була

Көн тәртибенә 54 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән - Татарстан Республикасының 15 закон проекты

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Бүген V чакырылыш Дәүләт Советының V утырышы була, дип хәбәр итә республика парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Көн тәртибенә 54 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән - Татарстан Республикасының 15 закон проекты. 7 закон проектын беренче, 8ен икенче укылышта карау ниятләнә. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе беренче укылышка әзерләнгән "2015 елга һәм 2016 һәм 2017еллардагы планлы чорга ТР бюджеты турында"гы ТР законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты булачак.

Шулай ук Татарстан җәмәгать судьясын сайлау; республика территориясендә алкоголь продукциясен берәмләп сатуның  вакытын, шартларын һәм урыннарын өстәмә чикләү турында; ТР Экология кодексы һәм ТР сайлау кодексына үзгәрешләр кертү; ТРның кайбер закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турындагы һшм башка бик күп - барлыгы 50дән артык мәсьәлә каралачак.

ТР буенча эчке эшләр министрының 2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда җинаятьчелек һәм хокук тәртибе торышы турындагы хисабы һәм ТРда кеше хокуклары буенча вәкилнең "2014 елда ТРда кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген үтәү турында"гы доклады да тыңланылачак.                  

news_right_1
news_right_2
news_bot