news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстаннан беренче төркем хаҗга китте

Бүген Татарстаннан беренче төркем хаҗга китте

(Казан, 30 декабрь, "Татар-информ", Диләрә Рәхимова). Бүген иртән 64 кешедән торган төркем автобусларда Согуд Гарәбстанына юл алды. Мөселманнар Мәккәдә Зур һәм Кече хаҗ кылачаклар.

Төркемне Чаллының "Тәүбә" мәчете имамы Малик Ибраһимов җитәкли. Хаҗчыларның юлы Әзербәйҗан, Иран, Төркия, Сирия һәм Иордания аша үтәчәк һәм алар юлда сигез тәүлек булачак. Уңайлыклар тудырылган автобусларда биобәдрәф һәм кайнар су да бар.

Мәккәгә килгәч татарстанлыларның хаҗның мәҗбүри йолаларына кадәр 18-23 гыйнварда үтәчәк гомрәгә дә вакытлары кала.

Төркем Казанга әлеге маршрут буенча 30 гыйнварда кайтачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot