news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең туган көне

Минтимер Шәймиевнең абруе зур булуы нәтиҗәсендә “Татарстан” бренды Халыкара мәйданда да елдан–ел киңрәк таныла бара

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар–информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең туган көне.
Туган көндә һәрвакытта да башкарылган эшкә йомгак ясыйсы килә. Узган ел Минтимер Шәймиев һәм Татарстан тормышында шактый катлаулы һәм бер үк вакытта бай ел булды. 2009 ел икътисади кризисның актив фазасы елы буларак истә калды. Икътисадның түбән тәгәрәве икътисади яктан нык үскән төбәкләрне аеруча кыен хәлдә калдырды. Ил һәм республика җитәкчелеге тарафыннан үз вакытында кризиска каршы чаралар күрү нәтиҗәсендә тотрыклылыкны саклап калуга ирешелде.
ТР Президенты химаясендә республикада киң колачлы проектлар гамәлгә ашырылды. Социаль ипотека программасы буенча 800 мең квадрат метр торак төзелде; капиталь ремонт программасы буенча 15 миллиард сум акча үзләштерелде. Моннан тыш, “ТАНЕКО” нефть эшкәртү заводын һәм Казанда Универсиада объектларын төзү эшләре дәвам итте. Әлеге зур инфраструктура проектлары нәтиҗәсендә меңләгән кеше эшкә урнашты, татарстанлыларның яшәү сыйфаты яхшырды.
Күп кенә позицияләр буенча Татарстанны Россия төбәкләренә үрнәк итеп куйдылар. Моны Россия Президенты Дмитрий Медведев һәм РФ Премьер–министры Владимир Путин да билгеләп үтте. Казанда РФ вице–премьеры – РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Сергей Собянин “Электрон Хөкүмәт” төзү буенча республика ирешкән уңышларны югары бәяләде. Роснанотехнологияләр Генераль директоры Анатолий Чубайс Татарстанга сәфәре барышында нанотехнологияләрне үстерү өлкәсендә Татарстанның уңышлары хакында сөйләде.
18 июньдә республикада берьюлы 6 заманча асфальт–бетон заводы эшли башлады. 15 июльдә “Алабуга” махсус икътисади зонасында Минтимер Шәймиев һәм РФ вице–премьеры Дмитрий Козак Россиядә иң эреләрдән саналган полипропилен материаллар җитештерү заводын ачты. Декабрь аенда Түбән Камада Россия өчен уникаль тоташ металлкорд шиннар заводы эшли башлады.
Россия Президенты Дмитрий Медведев Казанда узган “Россия – спорт державасы” форумында булды. 21 декабрьдә Минтимер Шәймиев һәм РФ Премьер–министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов 2013 елгы Универсиаданың 6 объектын ачты. Казан хаклы рәвештә Россиянең спорт башкаласы статусын алды. “Рубин” футбол буенча ил чемпионы булды, “Ак Барс” тарихта беренче тапкыр Гагарин Кубогын яулады. “Зенит–Казан” клубы волейболчылары Россия Кубогында җиңде. “Динамо–Казан” командасы уенчылары туплы хоккей буенча ил Кубогын яулады. “КАМАЗ–Мастер” командасы узышчылары чираттагы мәртәбә “Дакар” раллиенда дөньяда иң җитезе булып танылды.
Олимпия хәрәкәтенә зур өлеш керткәне өчен ТР Президентына Халыкара Олимпия комитетының югары бүләге – Олимпия ордены тапшырылды.
Минтимер Шәймиевнең абруе зур булуы нәтиҗәсендә “Татарстан” бренды Халыкара мәйданда да елдан–ел киңрәк таныла бара. Февраль аенда республика тарихында беренче тапкыр Казанга Төркия Президенты Абдуллах Гүл килде. Октябрьдә Татарстанда АКШ дәүләт секретаре Хиллари Клинтон булып китте.
Узган елда республика Илбашы Австрия, Бельгия, Бөекбритания, Ирландия, Корея, АКШ, Франция, Финляндия илчеләре, Истанбул мэры, Иран провинциясе Көнчыгыш Әзербайҗан губернаторы белән очрашты. Дәрәҗәле кунаклар аларның дәүләтләре сәүдә-икътисад һәм мәдәният өлкәләрендә Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуларын билгеләп үтте.
Казанда БДБ илләренең Таможня хезмәте җитәкчеләре советы утырышы һәм БРИК илләренең көндәшлек буенча конференциясе, Россия һәм Таҗикстан Эчке эшләр министрлыгының берләштерелгән коллегиясе узды.
Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Советы президиумы составына, Татарстан Президенты исеме “Россиянең иң яхшы кешеләре-2009” исемлегенә кертелгән.
2009 елда Россия субъектлары арасында уздырылган РФ гражданнарын хәрби хезмәткә әзерләү, хәрби хезмәткә чакырылышны оештыру һәм үткәрү конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан Президентына оборона министрының күчмә вымпелын тапшырдылар.
Узган ел Татарстан игенчеләре корылык шартларында эшләде. Шуңа да карамастан республика авыл хуҗалыгы җитештерү күләмен киметмәде. Агымдагы елда ашлыкның тулай җыемы 4,7 млн. тонна тәшкил итте. Авыл халкының хезмәт сөючәнлеге, яңа технологияләр һәм заманча техника куллану, ТР Президентының агросәнәгать комплексы проблемаларына даими игътибары нәтиҗәсендә югары уңышка ирешелде.
Узган ел КДУ өченче федераль университет булды, А.Н.Туполев исемендәге КДТУга Илкүләм тикшеренү университеты статусы бирелде. 2010 ел Укытучы елы дип игълан ителде, Татарстанда мәгариф системасын реформалаштыру буенча президент программасы старт ала.
Татарстанда булган күңелле вакыйгалар республика халкы һәм аның танылган лидеры Минтимер Шәймиев тырышлыгы белән мөмкин булды. Алар Татарстанның киләчәк үсеше өчен ышанычлы нигез һәм икътисади үсеш алган төбәкнең икътисади кризистан чыгу юлы булачак.
Бүген Минтимер Шәрип улы адресына юлланган күп санлы котлауларга “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы коллективы да кушыла. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар телибез!






news_right_1
news_right_2
news_bot